Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә «Тоннель» операциясенә йомгак ясалды

Рейд автобус һәм «Ларгус» йөртүчеләре тарафыннан пассажирлар йөртүне оештыру өлкәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклауга юнәлдерелгән.

14 ноябрьдә 7.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Казан-Оренбург автомобиль юлының 236нчы километрында юл – транспорт һәлакәтләре экипажлары тарафыннан автобус һәм Ларгус йөртүчеләре пассажирлар йөртү өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча  "Тоннель" махсус чарасы үткәрелде. Бу хакта ТР Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Рейд вакытында 20 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, шуларның 9ы Ларгус автомобиле йөртүчеләре тарафыннан кылынган. Берсенә документлар булмаган өчен, алтысына — куркынычсызлык каешын бәйләмәгән өчен, тагын берсенә — техник карау булмаган өчен штраф салынды, бер автобус тормоз системасы төзексезлеге өчен махсус тукталышка куелган. Башка йөртүчеләргә карата административ материаллар төзелгән: 8 куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен, 1 дәүләт теркәү билгеләре булмаган өчен.

Моннан тыш, 2 автобус пассажиры куркынычсызлык каешы өчен җаваплылыкка тартылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса