Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә «Тоннель» профилактик чарасына йомгак ясадылар

Махсус чара автобус йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән.

30 августта Казан-Оренбург автомобиль юлының 249 км да ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан автобус йөртүчеләрнең хокук бозуларын ачыклау буенча махсус «Тоннель» чарасы үткәрелде. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хәбәр итә.

Әлеге операция барышында 75 автомобиль тикшерелгән. Барлыгы 13 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу ачыкланган: шуларның 3се автобус йөртүчеләре тарафыннан башкарылган, 2се тахограф булмау белән бәйле, 1 автобус руль системасы төзек булмаган өчен махсус тукталышка куелган. Җиңел һәм йөк автомобильләре йөртүчеләренә карата материаллар төзелгән: 6 машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән, 2 машинада дәүләт теркәү билгесе булмаган, 1 машинаның пыялалары техник регламент талләпләренә туры килмәгән (тонировка), 1 автомобиль белән ак булмаган машина йөртүче идарә иткән, автомобиль  махсус тукталышка куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса