Берничә тапкыр әйләнеп чыккан.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче автомобильдә кысылып калган.
Авария Оренбург-Казан трассасында Әлмәт районының Аппак авылы янында булды. Шаһитлар сүзләренә караганда, Renault трассадан чыгып очкан һәм берничә тапкыр әйләнгән.
Машина йөртүчене төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып китәләр.