Йөртүчеләргә административ штрафлар язылды.
Әлмәттә автобуслар буенча рейд узды. Рейд барышында 20 автобус тикшерелде, дип хәбәр итә ЮХИДИ бүлеге.
Автоинспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның өч очрагын ачыклады: поворот сигналларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, тышкы яктылык приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу.
Фото: Әлмәт ЮХИДИ бүлеге.