Реклама
Юлларда
Әлмәт хакимияте акыллы светофорлар турында: "Хәзерге вакытта камераларның бурычы-трафикны санау"
Социаль челтәрләрдә әлмәтлеләр светофорларны машина йөртүчеләрнең хокук бозуларын теркәп барачак камералар белән җиһазландырганнар дип фаразлаган.
Әлмәттә "акыллы" светофорлар барлыкка килде. Алар Ленин, Тукай һәм Ленин-Фәхретдин урамнары киселешендә урнашкан. Социаль челтәрләрдә кулланучылар светофорларны машина йөртүчеләрнең хокук бозуларын теркәп барачак камералар белән җиһазландырганнар дип фаразлаган. Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең цифрлы үсеш буенча урынбасары Рифнур Камалов "хәзерге вакытта камераларның бурычы – трафикны санау гына", - диде.
Әлмәт урамнары чатларындагы йөкләнешне бәяләү мөмкинлеге бар. Киләчәктә шулай ук, чатлардагы йөкләнешне машина күп булган вакытларда киметү өчен, оптимальләштерү буенча чаралар үткәрү планлаштырыла.
"Үз эченә заманча светодиод светофорлар, идарә контролерлары һәм трафика детекторларын ала. Детекторлар автомобиль трафигының агымын санаучы камералар нигезендә эшли", - дип билгеләп үтте Рифнур Камалов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа