Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә быел 113 юл-транспорт һәлакәте булган

2021 елның 10 ае эчендә Әлмәт һәм Әлмәт районы территориясендә 113 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 9 кеше һәлак булган һәм 147 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

2020 елның шул ук чорында 119 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 18 кеше һәлак булган һәм 149 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре:

1) транспорт чараларының машиналар йөрү өлешендә урнашу кагыйдәләрен бозуның 7 очрагы күзәтелгән, 13 кеше тән җәрәхәте алган.

2) юл йөрү чиратын үтәмәүнең 29 очрагы булган, аларда 2 кеше һәлак булган һәм 35 кеше тән җәрәхәтләре алган.

3) җәяүлеләр өчен юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 14 очрагы теркәлгән, 14 кеше тән җәрәхәтләре алган.

4) хәрәкәтнең каршы як полосасына чыгу-22 факт ачыкланган, аларда 7 кеше һәлак булган һәм 33 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Юл-транспорт һәлакәтләренең төп төрләре:

Бәрелешү нәтиҗәсендә 52 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 8 кеше һәлак булган һәм 75 кеше зыян күргән.

Җәяүлеләрне бәрдерү: 32 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 32 кеше зыян күргән.

Балаларның юл-транспорт травмаларына анализ:

2021 елның 10 аенда 11 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 11 бала зыян күргән һәм 2 бала һәлак булган.

Җәяүлеләр-7

Пассажирлар-4

 

 

 

Фото: шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса