Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында СУ-2 — Түбән Мактама юлында ремонт төгәлләнде

Эшләр 19 сентябрьдә башланган иде.

Әлмәт районында Түбән Мактамага таба Геофизика урамы буенча ремонт тәмамланды.

Ремонт эшләре 19 сентябрьдә старт алды. Шул сәбәпле троллейбуслар хәрәкәте схемалары үзгәрде, ә Мактама, Тихоновка һәм СУ-2 халкына шәһәргә барып җитү өчен берничә тапкыр күчеп утырырга туры килде.

Участокның озынлыгы-өч километрга якын. Юл 2008 елдан бирле ремонтланмаган, капламның тузуы 60% тан артып киткән. Юлда ремонт иртәнге алтыдан башланып, ялларсыз барды.

Бүгеннзн башлап, җәмәгать транспорты хәрәкәте стандарт режимда яңартылачак. Эшчеләргә юл кырыйларын ныгытырга һәм юл тамгаларын гына төшерәсе калган.   Бу троллейбуслар хәрәкәтенә комачаулык тудырмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса