Фаҗига 29 июнь көнне булган.
"ГАЗель" микроавтобусы һәм "Нива" машинасы кара-каршы бәрелешкән. Көчле бәрелүдән ике автомобиль дә юл читенә чыгып очкан.
Авария нәтиҗәсендә өч яшьлек кечкенә бала һәлак булган. Тагын өч кеше төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.