Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек сагында1111

Редиска файдалы да...

Редиска сезоны башланды.

Файдасы

Май аенда күпләрнең бакчасында редиска өлгерә. Табиблар бу яшелчәне сезонында күбрәк ашап калырга киңәш итә, чөнки редиска иммунитетны ныгытырга ярдәм итә. Анда С витамины бик күп. Редисканы буыннар сызлаганда, ревматизм вакытында да кулланалар. Куллар, битләр шешеп торганда да ярдәм итә. Бу яшелчә, В группасы витаминнарына бай булу сәбәпле, нервларны тынычландыра дип тә санала.

Зыяны

Редисканы ач карынга ашарга киңәш ителми. Ул ашказаны авыруларын көчәйтергә мөмкин. Шулай ук гастрит, язва (ашказаны җәрәхәте), панкреатит авырулары вакытында да бу яшелчәдән тыелып торырга кирәк.
 

Фото:https://pixabay.com
 
http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса