Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Фастфуд астма авыруын китереп чыгарырга мөмкин

Фастфудны даими ашау аркасында, организмда азык-төлеккә аллергия китереп чыгара торган матдәләр җыела.

Галимнәр фастфудның балалар өчен төп куркынычын атады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. 

Неаполитан университеты тикшеренүчеләре ачыклаганча, фастфуд яратучы кешеләрнең организмында ризыкка аллергия китереп чыгара торган матдәләр җыела. Шулай ук тиз туклану ризыкларын еш ашау организмда углевод белән капланган май һәм аксым молекулалары артуга китерә. Моңа бигрәк тә балалар бирешүчән.

Ике ел элек тикшеренүчеләр майлы һәм калорияле ризыкларның Альцгеймер авыруы барлыкка китерүен дә ачыклады. Бу баш мие эшчәнлеген үзгәртә һәм кешедә ризыкны артык кулланудан аңа бәйлелек туа.

Шулай ук фастфуд астма кебек башка җитди авырулар да китереп чыгарырга мөмкин.

Бу алга киткән илләрдә яшәүче һәр унынчы кешенең ни өчен әлеге проблемалардан интегүен аңлата.

Фото:https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса