Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Энҗе Энҗүдә

Әлмәт районының иң матур авылларыннан саналучы Салкын Аланда туып-үскән Энҗүдә кечкенәдән үк тырышлыгы, булганлыгы, хезмәт сөючәнлеге белән күрше-тирәсен гел шаккатыра.

Кыз мәктәпне тәмамлагач күп кенә авылдашлары кебек Әлмәткә юл тота. Үзенә тиң ярны читтән эзләми Энҗүдә. Балачактан яхшы белгән, беренче һәм бердәнбер мәхәббәте - үз авылы егете Раиф белән бәйли ул үзенең киләчәк язмышын. Бер-берсен өзелеп сөйгән бәхетле гаиләдә бер-бер артлы өч ул туа. Бу гаиләдәге зур мәхәббәткә, җылылыкка күпләр соклана. Ләкин тигез яшәү насыйп булмый Энҗүдә белән Раиф Шакировларга. Әзмәвердәй ирнең гомере вакытсыз, бик иртә өзелә. Гаилә терәге яраткан хатынын, балаларын калдырып бакыйлыкка күчә. «Улларым әтиләрен гел искә төшерәләр. Безнең һәрберебез өчен терәк иде ул», - ди Энҗүдә ханым күз яшьләрен сөртә-сөртә. Энҗүдә Шакированың бүген бөтен куанычы балаларда. Алар аның горурлыгы. Чөнки бүген һәрберсе югары белем алып, тормышта үз урынын табып, әниләренә таяныч, терәк булып торалар.
1994 елдан Әлмәт электр челтәрләре оешмасында эшләгән, тырыш хезмәте өчен дәрәҗәле Мактау кәгазьләренә лаек булган Энҗүдә ханымга күптән түгел генә 55 яшь тулды. Уллары белән киңәшеп ул лаеклы ялга китәргә карар кылды. «Әни, син безне укыттың, кеше иттең, лаеклы ялга син һичшиксез лаеклы, ял ит әле бераз», - диделәр алар аңа. Энҗүдә апа өйдә кул кушырып утырырга җыенмый. Тиздән икенче улы Айдар белән килене онык та бүләк итәргә җыеналар. Бу инде Энҗүдә ханым икенчегә әби була дигән сүз. Чөнки олы улы Русланның кызы аша онык тәмен татырга өлгерде инде ул. «Аллага шөкер, кече улым Рөстәм дә укуын тәмамлап, эшкә урнашты, балаларыма Ходай бәхетле язмыш насыйп итсен», - ди Энҗүдә Әнәс кызы Шакирова. Амин, шулай булсын. Чөнки ана өчен шуннан да зур бәхет юк. Ә уллары әниләренең үзләре белән бергә куанып, шатланып, бәхеткә төренеп яшәвен телиләр. «Безнең әниебезгә исем дөрес кушылган. Ул иң асыл әни, нәкъ энҗе бөртеге һәм без аны энҗе бөртегедәй сакларга тиешбез», - ди кече улы Рөстәм. Бик тирән мәгънәле сүзләрне әйтүче бу егетнең күңеле, димәк, далада түгел, ә төн йокыларын йокламый үзенә багышлаган анада.

Г.Кәримова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250