Әлмәт районында «Земство фельдшеры» программасы эшли.
Әлмәт үзәк район хастаханәсенең Нәдер фельдшер-акушерлык пунктында бу елның июненнән «Земство фельдшеры» федераль программасы кысаларында фельдшер Хәбибуллина Фирүзә эшли башлады.
Хәзер аның күзәтүе астында-1300 кеше, шуларның 300е балалар. Фельдшер инде актив рәвештә эшкә керешкән: кабул итүләр үткәрә, диспансеризация, профилактик тикшерүләр, вакцинацияләр алып бара. Аның тырышлыгы белән ФАПның профилактик юнәлешләр буенча күрсәткечләре сизелерлек яхшырды. Авыл халкы яңа белгечнең сизгер мөнәсәбәтенә һәм профессиональлегенә бәя биреп өлгергән-Фирүзә Хәбибуллина адресына бары тик рәхмәт сүзләре генә килә.
«Земство фельдшеры» программасы шартлары буенча белгеч бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Якындагы биш елда ул Нәдер ФАПында эшләячәк, авыл халкына арзан һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтәчәк. «Озак һәм актив тормыш» милли проекты нәтиҗәсендә авыл медпунктлары квалификацияле кадрлар ала, ә ерак торак пунктларда яшәүчеләргә вакытында һөнәри медицина ярдәме күрсәтелә.