Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт табиблары прививкалар турында искәртә

Әлмәт поликлиникалары гриппка каршы вакцина алдылар.

1 сентябрьдә Татарстанда прививка ясау компаниясе старт алды. Әлмәт поликлиникалары гриппка каршы вакцина алдылар. Прививканы 6 айлык балаларга һәм яшь буенча чикләүләрсез өлкәннәргә ясарга мөмкин.

Кайбер кешеләр авыруларга каршы халык чаралары белән көрәшергә яраталар. Традицион фармакологияне яратучылар сезонлы авыруларны җиңәр өчен даруханәгә ярдәм сорап баралар.

"Бик күп кеше авырый. Симптомнар бер үк. Хәзер иммунитетны ныгыту өчен вируска каршы витаминнар бик күп алалар", - дип сөйли фармацевт Вероника Трещенюк.

Башланган авырулар сезонын табиблар да раслый. Ләкин тынычландыралар, быел ул элеккеге кебек үткен түгел. Гадәттәгечә коронавирусны татарстанлылар сирәгрәк йоктыра.

"Татарстанда ОРВИ һәм ковид белән хәл хәзер тотрыклы. Ләкин узган ел белән чагыштырганда ковид белән авыру 8,3 тапкыр түбәнрәк", — дип сөйли терапевт Ольга Лазарева.

Шуңа да карамастан, табиблар шәхси саклану ысулларын онытмаска киңәш итә.

"Гомум кабул ителгән профилактика чараларын үтәп, үзеңне сакларга мөмкин. Туңмаска, ешрак кулларны юарга, иммунитетны ныгытырга, күп кеше җыела торган урыннардан качарга. Авыруның беренче билгеләре булганда битлек кияргә кирәк", - дип искә төшерә Ога Лазарева.

Гриппны булдырмас өчен иң эффектив ысул белгечләр прививка дип саныйлар. Шәһәрнең барлык поликлиникалары кирәкле вакцина белән тәэмин ителгән.

"Бүген гриппны профилактикалауның иң актуаль һәм эффектив ысулы-вакцинация. Агымдагы елның 1 сентябреннән ТРда прививка ясау компаниясе старт алды. Шәһәрнең барлык медицина учреждениеләре вакцина алды. Ул 6 айлык балаларга һәм өлкәннәргә ярый", — диде районның кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе территориаль бүлеге башлыгы Ирина Хәйруллина.

Беренче чиратта белгечләр хезмәт күрсәтү, сәүдә, транспорт һәм медицина хезмәткәрләренә прививка ясатырга киңәш итә. Моны прописка буенча поликлиникада бушлай эшләргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса