Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә ВИЧ инфекция йоктыручылар саны арта

Күп профильле хастаханә шәфкать туташлары ВИЧ-инфекция турында белемнәрен арттырдылар.

25 апрельдә Әлмәт күп профильле хастаханәсендә урта медицина персоналы өчен ВИЧ-инфекцияне профилактикалауга багышланган укыту семинары узды. Чарада СПИД-үзәкнең табиб-эпидемиологы Алия Сиреновна Садриева  чыгыш ясады.

Семинарда ВИЧ-инфекция белән профессиональ инфекцияне профилактикалауның һәм авария хәлләре килеп чыкканда гамәлләрнең мөһим аспектлары каралды.

СПИД-үзәк мәгълүматлары буенча, Әлмәт муниципаль районында һәм Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында эпидемиологик хәл катлаулы булып кала. 2023 елның 20 апреленә Әлмәт районында һәм Әлмәт шәһәрендә 2691 ВИЧ-инфекцияле кеше ачыкланган. Әлмәт СПИД-үзәгендә диспансер исәбендә 1281 кеше тора. Әлмәт шәһәрендә ВИЧ-инфекцияле 14 бала яши.
Инфекция  җенси һәм инъекция юллары белән күчә.

-ВИЧ-инфекция ягыннан иң имин булмаган районнар булып Бөгелмә, Лениногорск һәм Әлмәт районнары кала. Әлмәттә ВИЧ-инфекцияне теркәү 2000 елда башланган. 2022 елда сәламәтлек саклау министрлыгы ВИЧ-инфекциягә каршы көрәш стратегиясен кабул итте, бу халыкны тулы күләмдә тикшерүне үз эченә алды. Диспансерлаштыру вакытында без ВИЧ-инфекцияне тикшерергә тырышабыз, бу күп кенә яңа инфекция очракларын ачыклауга китерә. ВИЧ-инфекция тарихында Россиядә 7 хастаханә эчендә профессиональ медицина зарарлануы теркәлгән. Шунысын да әйтергә кирәк, ВИЧ – инфекция-ул социаль әһәмиятле авыру һәм аннан беркем дә сакланмаган. ВИЧ-инфекция иртәрәк ачыкланган саен, пациентның һәм аның тирәсендәгеләрнең сәламәтлеген тулысынча саклаячак терапия тизрәк билгеләнәчәк, - дип йомгаклады Алия Сиреновна.

 

 

Фото: Әлмәт күп профильле хастаханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса