ТР Үзәк сайлау комиссиясе урамда тавыш бирү өчен участокларның һәм мәйданчыкларның эш режимын аңлатты
Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.
РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү участоклары 25 июньнән 30 июньгә кадәр көн саен 8дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк, әмма төрле мәйданчыклар өчен үз вакыты билгеләнәчәк. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.
«25 июньнән 30 июньгә кадәр республика халкы йорт яны территорияләрендә дә, турыдан-туры тавыш бирү бүлмәләрендә дә тавыш бирә алачак. Ачык һавада участоклар – 8дән 13 сәгатькә кадәр, ә тавыш бирү өчен бүлмәләр-14тән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк", - дип аңлатты ул.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе, ял көннәрендә, 27 һәм 28 июньдә, участокларның 8дән 14 сәгатькә кадәр эшләячәген искәртте.
«Тавыш бирү өчен участокларның эш графигы яшәү урыны буенча гражданнарга җиткереләчәк һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында урнаштырылачак", - дип өстәде Кондратьев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа