Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә велосипед урлыйлар

Әлмәт полициясе бүлегенең дежур частена көн саен диярлек велосипедлар урлау турында хәбәр кереп тора.

Велосипед ияләре тимер атларын теләсә кая куя: кибет янында да, подъездларда да күрергә була аларны. Караклар шуны гына көтеп тора да. 8 июльдә кайнар эздән ике урлашу ачыкланган. Беренче очракта велосипедны Тукай проспектындагы бер йортның тамбурыннан урлыйлар. Участковый тарафыннан велосипед урлаган 22 яшьлек әлмәтле тоткарлана. Ул элек төрле урлаулары өчен биш тапкыр хөкемгә тартылган була. Ир-ат гаебен таный һәм велосипедны кайтара. Икенче велосипедны Гагарин урамыннан урлыйлар. Әлеге җинаятьне кылган өчен хокук тәртибе сагында торучылар 29 яшьлек ир-атны эзлиләр. Ул да 2003 елдан башлап биш тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган. Аны эзләп тапканнар да булганнар. Полицейскийларны фатирында күргән ир-ат велосипедны балконнан ыргыта һәм үзе дә кача. Велосипед иясенә кайтарыла, ә менә каракны бүген дә эзлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса