Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сәламәтлек саклау системасы учреждениеләренең «Ачык ишекләр көне» узды

Һөнәри ориентация бирүне күздә тоткан «Ак халатлы фәрештәләр» исемле күләмле чыра кысаларында Әлмәт муниципаль районында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасы учреждениеләренең «Ачык ишекләр көне» узды.


Районыбызның сәламәтлек саклау идарәсе «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда, медицина көллиятендә, перинаталь үзәге булган шәһәр балалар шифаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә, үзәк район шифаханәсендә өлкән сыйныфлар укучылары өчен аларны әлеге учреждениеләр белән таныштыру максатыннан очрашулар оештырды.
Резеда Нургуманова (11 нче гомумбелем бирү урта мәктәбе) инде күптән хирург булырга карар иткән. Бу эшнең бигрәк тә хатын-кыз өчен җиңел түгеллеген белсә дә, кызның үҗәтлегенә чик-чама юк. Күрәсең, аның аңлы рәвештә шундый җаваплы адым ясау нияте, кыюлыгы әбисеннән - элек Әлмәт үзәк район шифаханәсенең өлкән шәфкать туташы булып эшләгән Фәйрүзә Зарифуллинадан киләдер. Әлеге шифаханәнең баш табибы кызга үзләрендә практика үтеп, белемнәрен һәм күнекмәләрен камилләштерә алу перспективасын тәкъдим итте. Хәзер аңа югары уку йортына укырга кереп, теорияне ныклап үзләштерәсе генә кала. Шифаханәдәге тәҗрибәле, югары квалификацияле табиблар һәм бердәм коллектив үзен профессионал итеп тоярга бик теләп ярдәм итәчәкләр.
Шуларның икесе - хирурглар Марсель Кидрячев белән Рафаэль Габдрахманов, баш шәфкать туташы Ләйсирә Җәлилова кабул итү-диагностика бүлеге холлында мәктәп укучыларын якты йөз белән каршы алдылар. ФГДС, УЗИ тикшерүләре, рентген, яра бәйләү, компьютерлы томограф кабинетларындагы уңайлыклар, заманча җиһазлар, нәтиҗәле эшчәнлек егетләр-кызларны нык тәэсирләндерде.
Алар шулай ук «Гаилә докторы» гомуми практика табибы офисы белән дә таныштылар. Баш табиб урынбасары Зөлфия Адельшева кунаклар өчен экскурсияне шундый оста итеп үткәрде. Алар процедуралар, тикшерү, манипуляцияләр үткәрү, яраларны бәйләү, табибка кадәр карау бүлмәләрендә, регистратурада булдылар һәм бар җирдә персонал өчен дә, бирегә килүчеләр өчен дә югары дәрәҗәдә уңайлыклар тудырылуын үз күзләре белән күрделәр, һәркем өчен уңайлы тирәлек булдыру программасы кысаларында коляскада хәрәкәт итүче инвалидлар өчен дә шартлар тудырылуына инандылар (чакыру кнопкасы, пандус, култыксалы санузел).
90 ел чамасы элек Әлмәт авылында 7 койка-урынга исәпләнгән кечкенә генә больница була. Районның беренче земский медучреждениесе була ул. Бүген исә үзәк район шифаханәсе - республикабыз көньяк-көнчыгыш төбәгенең күп профильле, абруйлы, төрле яклап медицина ярдәме күрсәтә алучы эре дәвалау-профилактика учреждениеләреннән берсе. Биредә төрле профиль буенча белем алган яшь белгечләргә ишекләр һәрвакыт ачык.
Л. Сабитова
Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250