Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кыйммәтле мавыгу

Яшьләр үзәге фойесында бик тә үзенчәлекле - төрле елларда эшләнгән фотоаппаратлар күргәзмәсе ачылды. Экспонатларны шәһәрдәшебез Игорь Карсалов тәкъдим итә.

Хәер, күргәзмә оештыру тәкъдиме белән дә ул үзе чыккан. Бу аның кечкенә юбилее - 5 нче күргәзмәсе. Моңарчы коллекционер антиквар фотоаппаратларын 2 нче мәктәптә, Яңа Кәшер интернат мәктәбендә (үзе дә шунда тәрбияләнгән егет ул), 3 нче ТОСМСта күрсәткән булган.

Дөньяда иң киң таралган хобби - коллекцияләү, диләр. Берәүләр бу шөгылен вакыт үтү белән оныта, икенчеләре исә хоббиена гомере ахырынача тугъры кала. Күпме вакытын, акчасын сарыф итә. Игорь Карсалов бу "чир" белән 12 ел элек авырый башлый. "Тормышыма нинди яңалык кертә алам дигән сорауга, шундук җавап та табылды", - дип искә ала коллекционер мавыгу тарихы турында.

Күргәзмәгә Игорь коллекциясендәге 70 кә якын фотоаппаратның иллеләбен генә куйган. Ниндиләре генә юк анда: илдәге беренче фото техника -"Фотокор", "Москва-5", "Агат", "Киев -30", "Вилия", "Спутник", "Сокол", "ФЭД" фотоаппаратлары, сугыш вакыты өчен махсус чыгарылганнары, замандашларга азмы-күпме таныш "Зенит", "Смена" дип аталганнары... Иң кадерле әйберләре турында сөйләгәндә ул "коллекциямдәге фотоаппаратларның барысы да эшли, элек әйберне гомерлек итеп ясаганнар" дигән нәтиҗә дә ясый.

Күптәнге фотоаппаратларны күргәзмә хуҗасы Интернеттагы ирекле сәүдә мәйданыннан сатып ала. Күптән түгел генә коллекционер 1904 елда эшләнгән кечкенә генә "EXPO" фотоаппаратына ия булган. Формасы белән кесә сәгатен хәтерләткән бу җайланмадан заманында шпионнар файдаланган. Бу Игорь Карсаловның шактый кыйммәткә төшә торган хоббие (кем белә бит, вакыт узу белән Игорь бу коллекциясеннән сатып отарга да мөмкин әле). Кызык өчен генә мин дә ул сайтны ачып карадым: ике ярым-өч мең сумнан башлап утыз биш меңлек торучы экземплярлар бар анда. Коллекционерлар - үзенчәлекле халык, холыклары да шундый, ахрысы. Бик озак эзләп тапкан "штуклы товарын" ул бик кыйммәткә сатарга да, ике дә уйламый бүләк итәргә дә мөмкин. Игорь Карсалов коллекциясендә дә бар андыйлар.

Борынгы әйберләрнең энергетикасы көчле. Чөнки алар - тарих шаһитлары. Хәтерләгез, музей заллары буйлап йөргәндә шундый бер экспонат игътибарны тота, кызыктыра, уйландыра... Игорь сүзләренчә, аның бу шөгыленә башта сәерсенеп, "нәрсәгә кирәк" дигән мөнәсәбәт белдергән бер танышы да экспозиция белән танышкач, кызыксынып киткән. "Үземнең канәгатьләнү кичерешләреннән тыш, коллекциямне күреп башкаларның кызыксынуы, фотосурәт белән мавыга башлавы кыйммәт",- ди Игорь.

Яшьләр үзәгендәге бу күргәзмә 18 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250