Әлмәтлеләр архив белешмәләрен күпфункцияле үзәк аша алачак
Җәмгыять

Әлмәтлеләр архив белешмәләрен күпфункцияле үзәк аша алачак

17 февральдән күпфункцияле үзәк аша архив белешмәсен (өземтә, күчермәләр) алуга документларны махсус кабул итү башлана. Адресы: Герцен ур., 86.

Күпфункцияле үзәкнең эш графигы: 
Дүшәмбе: 8.00 -18.00 сәгатьләрдә 
Сишәмбе: 8.00-20.00 сәгатьләрдә 
Чәршәмбе: 8.00-18.00 сәгатьләрдә 
Пәнҗешәмбе: 8.00-18.00 сәгатьләрдә 
Җомга: 8.00-17.00 сәгатьләрдә 
Шимбә: 8.00-18.00 сәгатьләрдә 

2020 елның 14 февраленә кадәр архив бүлегендә кабул ителгән архив белешмәләрен (өземтәләрне, күчермәләрне) бирү 2020 елның 1 апреленә кадәр башкарыла. 
2020 елның 1 апреленнән документлар кабул итү һәм архив белешмәләрен (өземтәләрне, күчермәләрне) бирү күпфункцияле үзәк тарафыннан башкарыла.