Белем бирү мәсьәләләре буенча узган Иҗтимагый Советта балалар бакчалары җитмәү проблемасы да күтәрелде, бигрәк тә 1-3 яшьлек балалар өчен.

«Татнефть» генераль директоры Наил Маганов Әлмәт үзәгендә урнашкан компания объектларының берсен балалар бакчасы итү тәкъдиме белән чыкты.
- Бу бинада прогимназия форматындагы балалар бакчасы ясарга телибез», - диде баш нефтьче.
Заслонов ур., 9а адресы буенча урнашкан бинада башта балалар бакчасы өчен төзелгән офислар урнашкан булган.