Үлем белән кайда сату итүчеләр турында хәбәр ит
Әлмәттә "Үлем белән кайда сату итүләре хакында хәбәр ит!" дигән Бөтенроссия акциясенең беренче этабы башланып китте.
Әлеге чарының төп бурычы - наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә җәмәгатьчелекне җәлеп итү.
Әлеге акция наркомания таралуны кисәтү, наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле фактларны ачыклау, шулай ук наркотик куллануның аяныч нәтиҗәләре турында халыкның хәбәрдар булуының дәрәҗәсен күтәрү максатыннан чыгып оештырыла.
Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге әлмәтлеләрдән наркотиклар белән бәйле булган барлык фактлар турында (88553) 39-23-10 яки 02 телефоннары буенча дежур бүлегенә шалтыратып хәбәр итүне сорый.
Мәгълүматлар шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының (843) 291- 20-02 ышаныч телефонына да кабул ителә.
Республика наркология диспансерының ышаныч телефоны – 8-937-75-31-44.
Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа