Бу хакта бүген Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.
Июнь аенда һәр балага акча алган гражданнар июль аенда тагын бер тапкыр түләүләр алачак.
⠀
Моннан тыш, ил башлыгы башка яңалыкларны да җиткерде.
⠀
- Ташламалы ипотека бәясе 6 млн сумга кадәр булган торакларга каралачак.
- Әти-әниләрнең икесе дә эшен югалткан гаиләләр июль-август айларында балага 3әр мең сум акча һәм эшсезлек буенча пособие алуны дәвам итәчәк.
⠀
- 2021 елның 1 гыйнварыннан елына 5 млн сумнан артык акча эшләүчеләр өчен салым ставкасы үзгәрә – ул 13 % тан 15% ка кадәр күтәреләчәк. Салымның елына 5 миллионнан артып киткән өлешенә генә югары ставка карала. Әлеге акчалар каты авыруга дучар булган балаларны дәвалауга тотылачак. Бу елына 60 млрд сум тирәсе дигән сүз.
⠀
Шулай ук Владимир Путин социаль хезмәткәрләр өчен түләүләрне 15 сентябрьгә кадәр озайтырга тәкъдим итте.