Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов тәкъдиме белән 30 яшькә кадәрге эшкуарлар салым салуның гадиләштерелгән системасыннан биш ел дәвамында файдалана алачак.
Россиядә яшь эшкуарлар өчен ташламалар кертергә мөмкиннәр. Әлеге инициативаның авторы – Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.
Парламентарий тәкъдиме буенча керемгә 1 процент күләмендәге салым эшкуарларга ким дигәндә биш эш урыны булдырган очракта тәкъдим ителергә мөмкин. Ташлама биш елга бирелер дип фаразлана.
Власов сүзләренчә, әлеге тәкъдимнең максаты – яшьләрдә үз эшләрен булдыруга карата кызыксыну уяту. Чөнки халыкның нәкъ менә әлеге категориясе яңа идеяләр тәкъдим итәргә сәләтле.