Баланың гомерен фаҗигадан саклагыз!
Җәй көне балалар травматизмы һәм үлү сәбәпләренең берсе - фатир тәрәзәләреннән егылу.
Баланың гомерен саклап калырга һәм фаҗигадән котылырга ярдәм итәчәк берничә төп кагыйдә бар:
- Баланы ачык тәрәзә янында бер генә минутка да калдырмагыз.
- Бала тәрәзә төбенә менә алмаслык итеп барлык җиһазны кырыйга этеп куегыз.
- Балаларга тәрәзә төбендә уйнарга рөхсәт итмәгез.
- Тәрәзәләргә махсус фиксаторлар куегыз, алар балага бары берничә сантиметрга гына тәрәзәне ачарга мөмкинлек бирә.
- Тәрәзәнең тоткычын алып куегыз, яки ачкыч белән ачыла торган тоткыч куегыз, аны җилләтү режимына куерга мөмкин.
- Москит челтәрне тиешле саклагычлар белән генә куегыз. ⠀
Тикшерегез хәзер үк, кайда сезнең балаларыгыз?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа