Әлмәт районы юлларында 10 урынга юл камералары кирәк
Җәмгыять

Әлмәт районы юлларында 10 урынга юл камералары кирәк

Әлмәт районы юлларында яңа камералар пәйда булачак.

ГАИ бүлеге начальнигы Шамил Гарипов юл хәрәкәте иминлеге идарәсе комиссиясендә ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмовка шәһәр һәм районның иң катлаулы һәм авария хәлендәге урыннарында камералар урнаштыруны сорап мөрәҗәгать итте.

  • Хокук саклаучы сүзләренчә, юл – транспорт һәлакәтләре урыннарын Шевченко – Төзүчеләр, Шевченко – Маяковский, Төхвәтуллин – Завод, Радищев – Совет, Ленин – Төзүчеләр, Геофизик – Дуслык, Геофизик-Төзүчеләр һәм башкалар киселешләрендә калдыралар.