Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Ул – милләтебез горурлыгы

Татарлар үзара танышканда, һичшиксез, бер-берсенең кайсы төбәктән булулары, ул яктан нинди күренекле шәхесләр чыкканлыгы белән кызыксыналар, алар белән мактаналар һәм горурланалар

Башы 4 санда
Теш дәвалау мәсьәләләренә караган төрле темаларга ординатурада укучыларга, Россиянең Идел буе федераль округына караган төрле төбәкләрдән белемнәрен күтәрергә килгән табибларга лекцияләр уку, семинар һәм практик дәресләр алып бару, халыкара, Россия һәм республика съездларында, конференцияләрдә, симпо-зиумнарда ортопедия стоматологиясенең актуаль мәсьәләләре буенча уңай бәяләнгән фәнни чыгышлар ясавы нәтиҗәсе буларак, остаз-галим Минхарис Әмирханов Татарстанның атказанган табибы исеменә лаек була; ул Татарстан чикләрен дә үтеп чыга һәм һәр җирдә хөрмәтле кунак.
Минхарис әфәнденең Казанга чит илләрдән белемнәрен күтәрергә килгән табиблар белән уңышлы эшчәнлек алып баруы аеруча мактауга лаек. Ул үзенә укырга килгән һәркемне – сириялеләрне, кыргызларны, таҗикларны, үзбәкләрне һәм башкаларны – туганнары кебек кабул итә, аларны теш дәвалау серләренә өйрәтә, практик киңәшләрен бирә, төрле яклап булышлык күрсәтә. Әйтик, Казан медицина университетына Сүрия башкаласы Дамасктан укырга килгән һәм аны тәмамлагач Казанда төпләнеп калган стоматолог-ортопед Вафа Тарек, М.Т. Әмирхановны үзенең остазы дип санап, «Минхарис Талипович мине кулдан тотып, ортопедия стоматологиясе дөньясына кертте дип әйтә алам, моңа кадәр бу өлкәдә мин бернәрсә дә белми идем. Ул минем өчен әти кебек борчыла иде. Нәтиҗәдә, ортопедия стоматологиясе һәм КДМА гомуми практикасы буенча ординатураны тәмамладым һәм тәҗрибәле белгеч булу дәрәҗәсенә ирештем», – ди аңа булган рәхмәтен белдереп. 
Махачкаладагы Дагыс-тан дәүләт медицина университетын «гомуми профильле стоматология» белгечлеге буенча тәмамлап, укуын гомуми практика стоматологиясе буенча Казан медицина университеты интернатурасында дәвам иткән, аннан соң Казан медицина академиясенең ортопедия стоматологиясе кафедрасында белемен күтәргән «Хәят смайл» клиникасының баш табибы Магомедрасул Рамазанов шулай ук Минхарис Талип улының аның белән күптән белгән туганы кебек аралашуын, ортопедия стоматологиясенең нечкәлекләрен дә ачып бирүен, шуның аркасында үзенең бу өлкәнең бик катлаулы фән икәненә төшенүен билгели. «Иң мөһиме - Минхарис Талипович без курсантларны уйларга өйрәтте. Ул - олы җанлы һәм зур йөрәкле кеше», – ди аңа карата булган хөрмәте йөзеннән. Әлбәттә, моңа охшаш җылы сүзләрне күп китереп булыр иде.
Абруйлы шәхес туган нигезен, бакыйлыкка күчкән әти-әнисен, туган авылын, аның халкын һич онытмый. Туган йортын, әти-әни каберләрен кайтып карап тора, даими алар хөрмәтенә Корьән ашлары уздырып, туган-тумачаларын да бу юлда бергә туплый. Аның менә дигән гаиләсе бар, күз генә тимәсен! Алар хәләл җефете Сания белән икесе дә бу дөньяга кешеләргә изгелек эшләр өчен яратылган: берсе - кешенең тешен дәваласа, икенчесе - мәгариф өлкәсендә яшь буынның рухын дәвалый, изгелек кыла. Тагын шунысы куанычлы: Минхарис Әмирханов Елховой (Иске Баграҗ) тарихында беренче югары белемле теш табибы булса, хәзер инде аның үрнәгендә бу һөнәрне сайлаган яшь буын авылдашлары барлыкка килде, алар - дүртәү , барысы да Минхарис абыйлары белән тыгыз элемтәдә торып, халкыбызга игелекле хезмәт күрсәтәләр.
Зур уңышларга үз көче белән ирешкән, тормышта һәм фәндә, укытучылык эшендә үз юлын тапкан, милләтебезнең горурлыгы булган Әлмәт ягыннан чыккан олы йөрәкле чын дус, ир-ат хакында кыскача гына сезгә үземнең фикерләремне җиткерергә тырыштым. Мондый якташ белән горурланмый һәм мактанмый мөмкин түгел, аны исән чагында олылыйк, очрашуларга чакырыйк, ихтирамыбызны белдерик. Ул боларга бик тә лаек шәхес.
Фәрит Солтанов, 
фәлсәфә фәннәре докторы, 
ТРның атказанган фән эшлеклесе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса