Әлмәт авылы җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә
Хакимият вәкилләре авыл халкы белән очраша.
Авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә
Узган атнада Кама-Исмәгыйль авылында булып узган чарага халык шактый күп килгән иде.
Әлеге очрашуны халык ел дәвамында көтеп ала, чөнки шәһәрдән килгән җитәкчеләр бик тансык кунаклар. Авыл җирлеге башлыгы Айслу Шәйдуллина үзенең чыгышында башкарылган эшләргә йомгак ясады, агымдагы елга торак пунктны төзекләндерүгә, халык мәнфәгатен кайгыртуга юнәлдерелгән чаралар планын да бәян итеп китте.
Башлыкның чыгышыннан күренгәнчә, соңгы елларда авылда яшәүчеләр саны кими төшкән. Бүгенге көндә биредә 575 кеше гомер кичерә, барлыгы 6 милләт вәкиле яши. 28 хуҗалык мал-туар тота. 130 баш мөгезле эре терлекнең 51 е савым сыеры. Кәҗә, кош-корт, куян асручылар, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләр дә шактый.
Авылда социаль объектлар булу - торак пунктның киләчәге бар дигәнне аңлата. Кама-Исмәгыйльдәге башлангыч мәктәптә 10 укучы белем ала. 5 нче сыйныфтан башлап исә Яңа Нәдер мәктәбенә автобус белән йөреп укыйлар. Авыл җирлегендә ФАП, 2 кибет, почта бүлекчәсе халыкка хезмәт күрсәтә. Бүгенге көндә авылда почта хезмәткәрләренә ихтыяҗ зур. Авылда өлкәннәргә игтибар һәм хөрмәт кимеми. Алар өчен төрле чаралар оештырылып кына калмый, хәтта күрше Габдрахман авылына бассейнга йөртү мөмкинлеге дә тудырылган. Авыл кешеләренә бушлай транспортны Шәфәгать Тәхаветдинов бүлеп биргән булып чыкты.
Кама-Исмәгыйль халкы уңган һәм тырыш кына түгел, спортта да алдынгы урыннарны яулый. Габдрахман авылында оештырылган 55 нче спартакиадада актив катнашып, гомуми команда зачетында, халык саны 700 кешегә кадәр исәпләнгән авыл җирлекләре арасында алар 3 нче урынны яулаган. Хоккей белән шөгыльләнү өчен бар мөмкинлекләр тудырылса да, тренер юклыгы ачыкланды. Бу уңайдан авыл җирлеге башлыгы хакимият вәкилләренә үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Әлеге мәсьәлә уңай чишелсен иде инде.
Бүгенге көндә мәдәният йортларын МХО зонасында илебез иминлеген саклаучы каһарманнар өчен маски-ровка челтәрләре үрүче фидакарьләрдән башка күз алдына да китерү кыен. Кама-Исмәгыйльдә әлеге эш җайга салынган. Актив хатын-кызлар тарафыннан 84 маскировка челтәре үрелеп, 234 мең сум акчалата ярдәм күрсәтелгән һәм башка кирәк-яраклар хәстәрләп МХО зонасына озатылган.
Җыен барышында авыл җирлегендәге төзекләндерү эшләренә өлеш кертүчеләргә һәм гомумән ярдәм кулы сузучыларга - Гомәр Нәбиевкә, Альберт Заһидуллинга, Рим Атлас улына, Алмас Гамис улына, Илдар Илгиз улына, Вәгыйз Әзһәр улына, Регина Авзаловага, Азнакай автомобиль юллар идарәсенә һәм башка-ларга аерым зур рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Кем нәрсә генә димәсен, авыл җирлекләрен төзекләндерүдә үзара салым программасының әһәмияте зур. Әлмәт җирле-гендәге авылларның төп проблемасы – су белән тәэмин ителеш тә күпчелек нәкъ менә шушы программа ярдәмендә тормышка ашырыла. Кама-Исмәгыйльдә дә халыктан җыелган акча шушы юнәлештә тотылган булып чыкты.
– 2025 елда халыктан 261 мең сум җыелды - республикадан 1044 мең сум бирелде. Шул рәвешле 1 305 000 сум акчага су белән тәэмин итү системасын норматив халәткә китердек. Быел халыктан 600 шәр сум җыярга дип карар кабул ителде. Март аена кадәр 100 процент жыелып бетәргә тиеш. Киләчәкне бүген кайгыртырга кирәк, – дип хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы.
Хак сүзләр. Авыл һәм аның халкы өчен янып-көеп яшәүче җитәкчеләрне Ходай Тәгалә ярдәменнән ташламасын иде, диясе генә кала. Соңгы вакытта «инде авыл җыеннары актуаль түгел, гомумән бу «инфоповод» була алмый. Очрашып сөйләшү нәрсә ул, нинди дә булса креатив һәм саллы эш гамәлгә ашырылмагач» дип борын чөерүчеләр дә юк түгел арабызда. Авыл җирлегендә яшәүчене бүген дә шул ук ут, су, юллар проблемасы борчыганын шәһәр кешесе аңлап бетермәскә дә мөмкин, әлбәттә. Сүз авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру турында барганлыгын да онытып җибәрәбез кебек. Авыл кешесе игътибарга һәм төрле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәмгә лаек, чөнки ул шул ук шәһәр кешесен ашатучы да һәм, димәк, яшәтүче дә. Шуңа күрә дә халык җыеннары булып торсын, авыл кешесенең тавышы көчле булып яңгырасын – ул моңа лаек, ә җитәкчеләр, әлбәттә, колак салсыннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia