Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районында «Сталинград батырлыгын искә алыйк» чарасы узды

Батырлык дәресләре узды.

Сугышчан истәлекләр – авыл музеенда

Шәһәрдә һәм авылларда тарихи дата уңаеннан «Сталинград батырлыгын искә алыйк» исеме астында чаралар оештырыла. 
Бу истәлекле көнне укучылар һәм студентлар өчен лекция-ләр уза, әлеге вакыйгага багышланган тематик экспози-цияләр ачыла. Мисал өчен Елховойда Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге авыл тарихы музе-енда батырлык дәресе ел да үткәрелеп килә. 
Биредә Бөек Ватан сугышына багышланган материаллар куелган күргәзмәләр залы бар. Монда фотосурәтләр, сугыш еллары документлары, трофейлар урын алган. Экспозиция шулай ук бөек сынауларны узган авыл халкының гаҗәеп язмышлары турында сөйли. Күргәзмә Ватанга мәхәббәт һәм һәлак булганнар истәлегенә тирән мөнәсәбәт тәрбияләүдә зур хәрби-патриотик әһәмияткә ия. Музей хезмәткәрләре мәктәп укучыларына Совет Армиясенең Гитлер армиясен тар-мар итәр өчен төзелгән хәрби планнары һәм ул планның ничек оста итеп тормышка ашырылуы, Совет Армисе сугышчыларының күрсәткән батырлыклары турында мәгълүмат җит-керәләр. 
– Фашистлар Сталинград сугышында 1,5 миллион хәрбиен югалтса, Совет Армиясенең бер миллионга якын солдаты һәм гражданы һәлак була. Бу сугышларда йөз меңнәрчә татарстанлы да катнаша. Шул исәптән авылдашларыбыз Мохиббулла Хөббәт улы Абдуллин, Сабир Минхәер улы Минхәеров, Госман Зыятдин улы Минхәеров – чын каһарманнар. Геройларыбыз Сталинград очен барган сугышта  үзләрен аямыйлар, – дип билгеләп узды музей мөдире Мәдинә Газизова. 

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Газиз әтием – Сталинград батыры

Бик иртә дөнья куйган әтием - Мохиббулла Хөббәт улы Абдуллин турында мин мәрхүмә әнием сөйләгәннәрдән генә беләм. 
Аз сүзле, тыйнак, бик талантлы ир-егет булган ул: искиткеч моңлы итеп җырлаган, рәсем ясаган, балта остасы. Тирә-якка бер аучы, дип тә өстиләр иде әти турында сүз чыкканда. Аучылыгының сәбәбен мин соңрак аңладым – әти Бөек Ватан сугышында разведчик булган икән бит! Өлкән разведчик, отделение командиры, сугышчан бүләкләр иясе. Кыскасы, сугышның беренче көненнән алып, соңгы көненә кадәр ил азатлыгы өчен көрәшкән батыр ул. Нинди генә бәрелешләрдә катнашмаган да, ничә мәртәбәләр үлем белән күзгә-күз очрашмаган гади татар егете! Шуларның иң канлысы, иң хәлиткечләренең берсе – 1943 елда Сталинград янында фашистларны тар-мар итү операциясе. Ел саен 2 февральдә, Сталинград батырларын искә алу көнендә, мин дә әтиемнең батырлыгын күңелемнән барлыйм. Аны «Батырлык өчен» медале белән бүләкләү турындагы Боерыкны кат-кат укыйм һәм чиксез горурлык хисләре кичерәм. 
«Старший разведчик взвода управления 1 го Дивизиона гвардии младший сержант Абдуллин М.Х. 10-31 января 1943 года в боях по ликвидации немецкой группировки под Сталинградом всё время находясь на передовом НП выявлял очаги сопротивления и скопления пехоты против-ника, передавал данные командиру батареи, который уничтожал их огнём орудий, способствуя продвижению пехоты» диелгән ул документта...  
Газиз әтием, авылыбызның бөтен сугыш һәм тыл ветеран-нары турындагы истәлек-ләрне кадерләп саклаучы Әлмәт районының Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы музеена мең рәхмәт! Ветераннарның исемнәрен гранитка уйдырып, һәйкәлләр торгызган Радик Равиловка һәм башка авылдашларыма чиксез хөрмәтем һәм иң изге теләкләрем! Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк, диләр. Мин ышанам, без – киләчәге булган халык, чөнки хәтеребез исән! 

Сирень Якупова, язучы
фото: гаилә альбомыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса