2 февраль көнне Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә төп-төгәл 83 ел була
Тарих вакыйганың шаһитлары Әлмәт җирлегендә дә бар иде.
2 февраль көнне Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә төп-төгәл 83 ел була
125 көн дәвамында барган көрәш барышында каланың һәрбер урамы һәм һәрбер йорты йөзләгән, меңләгән корбаннар белән яулап алына.
Шәһәр җимерелә, шул ук вакытта дошманның хәлиткеч һөҗүм төркеме дә көчсезләнә. 19 ноябрьдән исә бөек борылыш башлана: совет гаскәрләре һөҗүмгә күчә. Сталинградны саклап калу гына түгел, фашистларның 300мең кеше-дән торган дивизиясе дә камап алына һәм юк ителә. 1943 елның 2 февралендә Идел буендагы шәһәр өчен сугышлар совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Фашистлар Сталинград сугышында 1,5 миллион хәрбиен югалтса, Совет Армиясенең бер миллионга якын солдаты һәм гражданы һәлак була.
Сталинград өчен барган сугышта йөз меңнәрчә татарстанлы катнаша. Татар-станнан 22 мең солдат һәм офицеры кан коешларда мәңгелеккә күзләрен йома. Әлеге тарихи вакыйганың шаһитлары булган ветераннар Әлмәт җирлегендә дә бар иде. Кызганыч, бүген инде алар арабызда юк. Шуларның берсе - Любовь Ивановна Козлова. Армия сафларына 1942 елны алына, 70нче гвардия укчылар дивизиясе составында Сталин-град сугышында катнаша. Хәрби прокуратурада сәркатип, аннан соң хуҗалык эшләре буенча хисапчы булып эшли. Җиңүне Берлинда каршы ала. Сталинград сугышында катнашкан Дарья Никифоровна Швец турында да искә алып узмый мөмкин түгел. Аның исеме шулай ук тарих битләрендә мәңге сакланыр. Дарья Швец сугышка 1942 елны китә. Ул вакытта аңа бары 16 яшь кенә була. 51-82 нче кыр хирургия госпитале составында Сталинградны азат итүдә катнаша ул. Башка санитаркалар белән бергәләп яраланган солдатларга медицина ярдәме күрсәтә. Әлеге шәхесләрнең барысы белән дә горурланабыз, аларның фидакарьлегенә сокланабыз. Изге җиребезне илбасарлардан саклап кал-ган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухы алдында баш иябез, аларның батырлыгы һичкайчан онытылмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia