Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә 2026 елда ишегалларын төзекләндерү буенча очрашулар башланды

Мондый очрашулар да проекта төзәтмәләр кертергә мөмкин.

 

Әлмәттә 2026 елда программа буенча ишегаллары төзекләндереләчәк кешеләр белән очрашулар башланды. Мондый очрашулар Р. Галиев, 25, Бигәш, 131, Төзүчеләр, 10 ишегалларында узды.

Р. Галина урамы, 25 узган җыелышта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Фәсхетдинов, баш инженер-проектлаучы Оксана Гавритухина, шулай ук идарәче компанияләр вәкилләре катнашты.

Белгечләр төзекләндерүнең беренче схемаларын тәкъдим иттеләр, программаның планнары һәм мөмкинлекләре турында сөйләделәр, ә халык проектны алга таба эшләгәндә исәпкә алыначак үз теләкләрен һәм тәкъдимнәрен әйтә алды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эшләр башланыр алдыннан халык белән ким дигәндә өч очрашу уздырыла, бу барлык якларның мәнфәгатьләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирә.

Бу очрашуларда актив катнашырга киңәш итәбез, чөнки мондый хезмәттәшлек төзекләндерү проектына төзәтмәләр кертергә, программа кураторларына шәхсән сораулар бирергә һәм һәркем өчен уңайлы урын булдырырга ярдәм итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса