Әлмәттә хәрбиләргә ярдәм җыю дәвам итә
Бакчачылар да яшелчәләр белән ярдәм итә ала.
Әлмәтлеләр МХОда катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм әзерләүләрен дәвам итәләр
Авылларда һәм шәһәрдә яшәүчеләр, предприятиеләр, оешмалар тырышлыгы белән махсус хәрби операция зонасына 10 мең тоннадан артык гумконвой озатылган.
Волонтерлар баштарак егетләргә кием-салым, азык-төлек җибәргән булсалар, соңгы вакытта заманча техника, машиналар, генераторлар, квадрокоптерлар, автомобиль тәгәрмәчләре, төзелеш материаллары һәм хәтта суыткычлар да илтеп тапшыра башладылар. Әлбәттә, маскировка челтәрләре, медицина препаратлары, окоп шәмнәре, шәхси посылкалар, коры ашлар – боларның барысы да бик соралган, солдатларыбызга бик кирәк.
Әле күптән түгел генә «Ышанычлы тыл» волонтерлар штабы тырышлыгы бклән егетләргә «Шевроле Нива» машинасы озатылган иде. Бүгенге көндә гуманитарка Донецк юнәлешенә дип әзерләнә. Әлбәттә, гуманитар йөкне әзерләгәндә иң беренче чиратта хәрбиләр сорап язган әйберләрне җыюга өстенлек бирелә. Ә алар генераторлар, элемтәне көчәйтүче җиһазлар, радиостанцияләр, аккумуляторлар сорыйлар.
Алгы сызыктагы егетләр коры ашларны да бик яратып кабул итәләр. Бу уңайдан волонтерлар әлмәтлеләргә дә мөрәҗәгать белән чыктылар.
– Бакчаларда җиләк-җимеш, яшелчәләр өлгергән чак җитте. Мөмкинлеге булган кешеләр аларны киптереп, безгә алып килсәләр, без бик шат булыр идек. Аннан соң безгә авыр әйберләрне, тартмаларны ташырга яшь, көчле куллар бик кирәк, – ди алар.
Авыл җирлекләрендә дә эшнең тынып торганы юк. Мәдәният йортларында токмач кисү, сохари, кипкән үләннәрдән файдалы чәйләр әзерләү, маскировка челтәрләре үрү дәвам итә. Әле шушы көннәрдә генә чираттагы гуманитар йөк 1233 нче полк егетләренә исән-имин барып җиткәнлеге билгеле булды. Хәрбиләр бу уңайдан әлмәтлеләргә ихлас күңелдән рәхмәт әйтеп яздырылган видеоязма да урнаштырганнар.
Шулай, уртак көч таулар күчерә, диләр. Игелекле гамәлгә үз өлешләрен кертергә теләүчеләр Яшьләр үзәгенең беренче катында урнашкан «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабына килеп гуманитар ярдәм әзерләүдә катнаша алалар. Матди ярдәм күрсәтү мөмкинлеге дә каралган.
Резедә Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia