Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтлеләр ташланган автомобиль турында кая хәбәр итә ала?

Беренче чиратта ташланган автомобиль турында экология һәм төзекләндерү департаментына хәбәр итәргә кирәк.

Ел башыннан бирле Әлмәттә транспорт чаралары хуҗаларына 14 хәбәр җибәрелгән инде.

Әгәр дә сез мондый проблема белән очрашкансыз икән, нишләргә соң?

- Беренче чиратта ташланган автомобиль турында экология һәм төзекләндерү департаментына хәбәр итәргә кирәк. Мөрәҗәгать алганнан соң белгечләр урынга чыгалар һәм автомобильне тиешле урында файдалану мөмкин түгеллеген билгеләү өчен аны тикшерәләр.

- Әгәр машина ташландык дип табылса һәм 6 айдан артык хәрәкәт итмәсә, департамент транспорт чарасының хуҗасын билгеләү өчен ЮХИДИга запрос җибәрә.

- Милекче билгеләнгәннән соң аңа автомобильне күчерү турында рәсми таләп җибәрелә. Әгәр хуҗа таләпне ирекле рәвештә үтәмәсә, транспорт чарасы мәҗбүри рәвештә муниципаль стоянкага эвакуацияләнәчәк.

Ишегалдында яки район территориясендә ташландык яки комплектсыз автомобиль күрсәгез, бу хакта 33-46-13 телефоны буенча хәбәр итегез.

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса