Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә сугышчы интернационалистларны искә алдылар

696 әлмәтле Әфганстанда хәрби хезмәт узган.

36 ел элек, 1989 елның 15 февралендә, совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстаннан чыгарыла. 10 мең татарстанлы (алар арасында 696 әлмәтле) Әфганстанда хәрби хезмәт узган.
Шәһәр халкы 15 февральдә Хәтер мәйданына җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова, Әлмәт һәм Әлмәт районы хәрби комиссары Руслан Корников, «Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасы» ның Әлмәт бүлеге рәисе Сергей Брусов һәм «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Юрий Максимов катнашучыларга тирән рәхмәт һәм ихтирам хисләре белән мөрәҗәгать иттеләр..
"Бүген без сугышчы-интернационалистларга, үз бурычларын намус белән үтәүчеләргә, батырлык һәм фидакарьлек күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерәбез. Аларның батырлыгы илебез елъязмасына мәңгегә язылган", - диде Гүзәл Хәбетдинова.
Сугышчы-интернационалистларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Соңыннан мемориалга чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса