Әлмәттә игезәкләр туды
Эльвин белән Айсель гаиләсендә игезәкләр туды!
Балаларга әти-әниләре Надир һәм Нодар дип исем кушканнар. Хәзер алар дүрт уллы күп балалы гаилә дә! Яңа туган балаларның ике абыйсы бар – Исмаил һәм Ислам.
ЗАГС хезмәткәрләре ата-аналарны бу искиткеч вакыйга белән котлады. Гаиләләренә шатлык, сәламәтлек һәм бергә күп бәхетле мизгелләр теләде!
Фото: ӘМР башкарма комитетының ЗАГС идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа