Әлмәттә яңа билгеләнү
Гомумшәһәр планеркасында башкарма комитет җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова яңа билгеләнү турында игълан итте.
9 декабрьдән Әлмәт шәһәре һәм районы хәрби комиссары вазифасына Корников Руслан Анатольевич билгеләнде.
Руслан Анатольевич – тәҗрибәле, хәрби комиссариат эше белән таныш профессионал. 1993 елда ул югары хәрби төзелеш команда училищесын тәмамлый һәм шуннан бирле казанышлар, һөнәри үсеш белән тулы юл үтә.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа