Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярдәм күңел кушуы буенча

Бүген инде махсус хәрби операция зонасына 18 тоннадан артык гуманитар йөк илтеп тапшырылган.

Махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеген батырларча яклаучы хәрбиләргә гуманитар ярдәм әзерләп озату эше уңышлы гына дәвам итә.

Фидакарь әлмәтлеләрнең тырышлыгы белән оештырып җибәрелгән кирәк-яраклар «Батыр» батальонына, 430 нчы һәм 1232 нче, 400 нче полкларга һәм Курск өлкәсендәге хәрбиләргә исән-имин барып җиткән. Солдатлар үзләре машина, техника, ягулык булмасмы дип сораган булганнар. Аларның үтенечләрен битараф булмаган әлмәтлеләр һәм күрше районнарда яшәүчеләр тиз арада ишетеп алып, егетләребезгә «Нива» машинасы, квадроцикл, мотоцикл, солярка, бензин, май тулы канистралар, шиннар, җылыткычлар сатып алуда булышлык күрсәткәннәр. Моннан тыш яу кырындагы хәрбиләргә шәхси посылкалар, азык-төлек, хуҗалык кирәк-яраклары, окоп шәмнәре дә хәстәрләнгән. Яңа ел бәйрәме якынлашкан көннәрдә солдатларга бүләкләр, шәхси посылкалар да әзерләнгән. Самарадагы хәрби госпитальгә матраслар, дезинфекция чаралары, шәхси гигиена кирәк-яраклары һәм дарулар озатылган.

– Безнең турыда даими кайгыртып, безнең исәнлегебез өчен тырышып ярдәм итүчеләргә рәхмәтебез чиксез. Сезнең мәрхәмәтлегегез безне сокландыра һәм шул ук вакытта туган җиребез өчен горурлык хисләре уята. Ике дә уйламагыз, Җиңү барыбер безнеке булачак, – ди алгы сызыктагы егетләребез.

Амин, шулай булсын. Чит-ят җирләрдә алгы сызыкта булган якташларыбызга Ходай исәнлек бирсен. Хәрбиләребезнең рухы нык булсын.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса