Сезгә барыберме?
Менә быелгы ел да ахырына якынлашып килә. Бар да хәрәкәттә.
Һәркем киләсе елга хәстәрләнә, алдагы елның уңышына нигез сала.
Безнең «Әлмәт таңнары» газетасы да алдагы ел турында кайгырта һәм кайгыра. Әгәр дә газетага язылучылар булса, яшибез, язылучылар булмаса, без нефтьчеләр башкаласы, республикада иң креатив шәһәр дип күкрәк кагып йөргән шәһәрдәге бердәнбер татар газетасының яшәвенә куркыныч янарга да мөмкин.
Әйе, кайберәүләр «хәзер инде газета укымыйлар, сезнең татарча газета кемгә кирәк ул» дияргә дә тартынып тормыйлар. Тик ялгышалар. Укыганнар, укыйлар, алга таба да укырлар. Бүген төп бурыч – аны саклап калу. Моның өчен милләттәшләребезнең бердәм булуы кирәк. «Туган телем», «аны сакларга, якларга кирәк» дигән кешеләргә бүген шул сүзләрне гамәлдә күрсәтү мөмкинлеге туды.
Кайберәүләр моны инде күптән эшләп киләләр. Татар телен саклау, яклауны гамәлләре белән дәлиллиләр. Инде 2-3 ел дәвамында шәһәрнең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Җәмигъ мәчете, «Зиннур» мәчете, Кичүчат, Мәмәт авылы мәхәлләләре мәчет-мәдрәсәгә йөрүчеләргә, «Кичүчат» хуҗалыгы үзенең пенсионерлары өчен, эшмәкәр Рафикъ Салахов Түбән Абдул, Елховой авыллары халкына «Әлмәт таңнары» газетасын яздыра. Шул рәвешле телебезне, татар телендә чыгып килүче газетабызны яшәтүдә саллы өлешләрен кертәләр. Узып баручы елда Нәдер авылыннан Г. Вафина, Бишмунчадан Л. Купаевалар халык белән аралашып, газетага язылу, аларны халыкка таратуда бик матур, мактауга лаек эш башкардылар. Бу уңайдан Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективына аерым рәхмәтләребезне җиткерәбез. Әлеге коллектив чын мәгънәсендә, үзләренең хезмәтләре белән генә татар телен саклап калмый, ә газетага язылып, милли басманың яшәешенә дә зур өлеш кертә.
Әйе, бездә игелекле гамәлләр кылучы, изге күңелле кешеләр аз түгел. Без андыйларның барлыгына, ярдәменә ышанабыз. Кемнәрнедер бары тик кузгатып җибәрергә, исләренә төшерергә кирәктер. Әгәр дә синдә татар каны ага икән, син авыз тутырып туган телеңдә «әти», «әни» дип дәшәсең икән, кулыңда бер оешма мөһере бар икән яки син шәхси эшмәкәр булсаң, нигә әле татар телендәге бердәнбер газетаны саклап калу, үстерү өчен оешмаңа, өлкән буынга, яшьләргә 10-15 данә газета яздырмаска. Мондый эшне укытучылар, тәрбиячеләр дә эшли алырлар иде. Бөтен мәктәпкә, бакчага 10 данә газета яздырырга укытучылар, тәрбиячеләр табылмас идемени. Татар телчеләре генә булмасын, үзен татар дип йөргән бик күп укытучылар бар бит. Халык сайлап куйган депутатларга да бик килешер иде мондый игелекле гамәл. Безнең газетаны бик яратып укый торган өлкән буын кешеләре, МХОда булучыларның гаиләләре бик рәхмәтле булырлар иде сезгә.
Эшлик әле шуны, җәмәгать, саклап калыйк әле зур тырышлык куеп булдырган «Әлмәт таңнары»н!
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа