Калган эшкә кар ява
Барыбызның да шәһәребезне төзек, каралган итеп күрәсе килә.
Матур үзгәрешләр дә күп кебек, тик шулай да торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә, юллар торышына, экологиягә кагылышлы сораулар әле бүген дә кабыргасы белән тора.
Әлмәтлеләрдән «Халык контроле» дәүләт системасына кергән сорауларның, гозер-үтенечләрнең иң күбесе нәкъ менә шушы өлкәләргә кагыла. Декабрь аенда гына да Әлмәт җирлегендә яшәүчеләрдән җитмешкә якын гозер теркәлгән. Ишегалларында ремонт эшләре тәмамланса да, күбесендә әле төзелеш материаллары өелеп ята икән. Мондый күренешне Жуковский урамындагы 10 нчы йорт каршында күзәтергә була. Белоглазов урамындагы 50 нче йорт каршында җир асты коммуналь челтәрләрен ремонтлаганнан соң актарып ташланган асфальтны кайчан кире үз хәленә китерергә җыеналардыр – билгесез. Шулай да АПТС бу эш «безнең планда бар» дип җавап бирә. Кар басып киткәнче тәртип булыр дип ышанып каласы килә.
Шәһәрдә ачык люкларның күбәеп китүе турында без газетабызда бик күп тапкырлар язган идек инде. Ленин урамы, 143 нче йорт артындагы люк әле дә шул хәлдә. Биредә балалар күп йөри, бәхетсезлек очрагы булганчы аны да әйбәтләп ябып куярга кирәктер. Балалар бакчалары, мәктәпләр тирәсендәге яктырткычларның янып торуы шарт. Кызганыч, ләкин «Кар кызы» («Снегурочка») балалар бакчасы биләмәләре тирәсендә бүген дә дөм караңгы. Алай гына да түгел, бакчаның үзендә дә еш кына ут булмый икән. Сәбәбе – электр щитын алыштырырга кирәк.
– Кичке якта монда бернәрсә дә күренми. Машиналар җилдертеп узып китә, балалар белән барганда куркыныч, балалар асфальтның кайдалыгын абайламыйча егылалар, – дип зарлана яшь әниләр.
Белоглазов урамындагы 143 нче йорт каршында да караңгылык хөкем сөрә. Гозерләр төрле, санап бетерерлек түгел – әлмәтлеләр «Халык контроле»нә фатирларында тиешенчә җылылык булмауны, чүп контейнерларының вакытында түгелмәвен һәм башка күп кенә проблемаларны ачып салалар. Әлеге проблемалар тиешле служба җитәкчеләренә барып ирешер һәм оператив чишелер дип ышанып калабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Фото: ТР дәүләт порталы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа