Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә яшәүчеләрнең социаль пенсияләре апрельдән 14,75 процентка арта

2026 елга исәпләнгән план нигезендә, түләүләр 4,5 процентка, ә тагын бер елдан 4 процентка артачак.

Киләсе елның 1 апреленнән россиялеләрнең социаль пенсияләре 14,75 процентка артачак һәм якынча 15,5 мең сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин раслаган Пенсия һәм социаль иминият фондының якындагы өч елга бюджеты турындагы законда әйтелә. Документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында чыкты.

Документта социаль пенсияләр һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча түләүләр турында сүз бара. 2026 елга исәпләнгән план нигезендә, түләүләр 4,5 процентка, ә тагын бер елдан 4 процентка артачак.

Иминият пенсиясе һәм аңа карата беркетелгән түләү күләме 2025 ел башыннан 7,3 процентка, 2026 елның февралендә 4,5 процентка, апрелендә 5,5 процентка үзгәрәчәк. 2027 елда түләүләр февральдән 4 процентка һәм 1 апрельдән 4,1 процентка индексацияләнәчәк. Шулай итеп, россиялеләрнең иминият пенсиясе 2025 ел азагына 24 059 сум була.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-yasaucelarnen-social-pensiyalare-apreldan-1475-procentka-arta-5897070

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса