Без сынатырга тиеш түгел
Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм итү – безнең чорга, безнең язмышка төшкән зур сынау. Ә без сынатырга тиеш түгел һәм сынатмыйбыз да.
«Күмәк күтәрсә, күлне күчерер», дигән безнең халкыбыз. Зур эшләрне элек-электән күмәкләп, авылда өмәләр ясап үткәргәннәр. Ә хәсрәт-борчулар, җиңү теләге, авыр чакта ярдәм кулы сузу – ул чыннан да халыкны берләштерә, бер йодрыкка туплый.
Сугышның авызы зур. Аңа күп кирәк. Бүгенге көндә анда булган егетләребезгә ярдәм тагын да күбрәк кирәк. Кичүчат авылы активистлары, бигрәк тә имамыбыз Мисгать хәзрәт, тормыш иптәше Зөбәрҗәт абыстай, авылның ветераннар советы рәисе, Разил әфәнде Ильясовлар зур тырышлык куеп, оештыру эшләрен тулы җаваплылык тоеп башкаралар. МХОда булган егетләр белән һәрдаим элемтәдә торып, кирәк әйберләрне төгәл белешеп ярдәм итәләр. Күп нәрсә эшне дөрес итеп оештырудан тора. Шуңа да авылдашларыбыз бердәм булып кулларыннан килгән ярдәмне күрсәтәләр. Әлбәттә, кайбер нәрсәләр финанска барып терәлә. Ләкин, ил төкерсә – күл була, диләр. Бер тәүлек эчендә генә дә авыл халкы 100700 сум күләмендә акча җыеп, бу акча егетләребезгә ярдәм күрсәтергә кирәк әйберләр алуга тотылды. Рәхмәт сезгә, авылдашларым!
Һәр көнне 15-20 ханым мәдрәсәгә җыелып кулларыннан килгән кадәр ярдәм итәләр. Ир-атларыбыз да читтә калмый. Арада даими йөрүчеләр дә, эш арасында вакыт табып булышып китүчеләр дә аз түгел. Егетләребез өчен токмач кисеп әзерлибез, сохари турап киптерәбез, аларны 2 л шешәләргә тутырабыз, «Кичучатовское» дип аталган май белән сарымсак кушылмасы әзерлибез, окоп шәмнәре ясыйбыз, саклагыч челтәрләр үрәбез. Болардан тыш, әзерләгән әйберләрне тутырырга тартмалар, сохариларны тутырырга шешәләр, эчке киемнәр, юка носкилар, җылы оекбашлар, термокиемнәр китерүчеләр, токмач ясау өчен йомырка, сохари өчен ипиләр китерүчеләр дә аз түгел. Болар барысы да теркәлеп, һәр көнне авылның ватсап төркеменә хисап биреп барабыз.
Әзерләгән әйберләр барысы да тиешле урыннарына барып җитә тора. Безгә солдатларыбыз рәхмәтләрен әйтеп видеоязмалар җибәреп торалар.
Киләсе кәрван районнан 5 декабрьдә кузгалачак. Безнең ярдәм, тырышуларыбыз җиңүне якынайтсын иде дип теләп калабыз.
Рәмзия Рәхимова
Кичүчат авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа