Әлмәттә тыл хезмәтчәнен 95 яшьлек юбилее белән котладылар
Устинова Александра Осиповна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Әлмәттә яшәүче Устинова Алексадра Осиповна үзенең 95 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.
Александра Осиповна гаиләсендә һәрвакыт хезмәт һәм җаваплылык хөкем сөрә: әнисе йорт хуҗалыгы белән идарә итә һәм җәмәгать тормышында актив катнаша, ә балалары яшьтән үк хезмәтне хөрмәт итәргә һәм вакытларын юк-барга әрәм итмәскә өйрәнәләр. Авыл мәктәбен һәм Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң Александра туган авылына кайта, анда агроном булып эшли. 1957 елда кияүгә чыгып, Әлмәткә күченә. 1971 елда Александра Осиповна Миңлебай газ эшкәртү заводында эшли башлый, анда 13 ел эшли һәм лаеклы ялга чыга.
Александра Осиповна - «Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен» медале һәм Җиңү көненә багышланган юбилей медальләре белән бүләкләнгән Хезмәт ветераны. Бүген ул алты оныкның һәм тугыз оныкчыкның яраткан әбисе.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гүзәл Хәбетдинова аны шәхсән үзе котлады, сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләде, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа