Әлмәт беренчел кан тамырлары үзәге Татарстанда иң яхшыларның берсе булды
Анда пациентларны иртә госпитализацияләү күрсәткече иң югары.
Шушы көннәрдә Казанда бөтендөнья инсультка каршы көрәш көненә багышланган республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Катнашучылар арасында Әлмәт күп профильле хастаханәсе белгечләре дә бар иде, алар баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы белән авыручыларга квалификацияле ярдәм күрсәтәләр.
Очрашу азагында «Татарстан Республикасының иң яхшы кан тамырлары үзәге – 2024» конкурсына йомгак ясалды. «Пациентларны иртә госпитализацияләүнең иң югары күрсәткече» номинациясендә әлмәтлеләр җиңү яулады.
Әлмәт күп профильле хастаханәсенең беренчел кан тамырлары үзәген 2008 елда ачканнар. 16 ел эчендә анда 14 мең пациент ярдәм алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа