«Алеша» танкы белән җитәкчелек иткән Россия Герое Рәсим Баксиков Әлмәттә булды
Әлмәт кунагы стрессны җиңүгә һәм тыныч тормышка җайлашуга юнәлдерелгән программаларны өйрәнде.
Әлмәттә Россия Герое Рәсим Баксиков булды. Ул «Алеша»т-80БВ танкы экипажы белән командалык иткән. Бер елдан артык элек хәрби хезмәткәр махсус хәрби операция зонасында ВСУ бронетехникасы колоннасына каршы торган.
Визит вакытында сугышчы «НУР» яшьләргә психологик ярдәм үзәгендә булды. Анда аңа хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре өчен башкарыла торган эшләр турында сөйләделәр. Моннан тыш, белгечләр алгы сызыктан кайткан кешеләр белән эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Шулай ук ул стрессны җиңеп чыгуга һәм тыныч тормышка җайлашуга юнәлдерелгән программаларны өйрәнде. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: t.me/pressalmet
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа