Лаеклы бүләк белән котлыйбыз
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягафаровка «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.
Бүләкләү тантанасы 6 сентябрьдә ТР Хөкүмәте Йортында киңәшмә барышында узды. Әлеге бүләк депутатка күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив гражданлык позициясе өчен республика Рәисе карары белән бирелде. Киңәшмәдә төп мәсьәлә Дәүләт Думасында Татарстан Республикасыннан депутатларның эшенә йомгак ясау булган. Рөстәм Миңнеханов депутатларга МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. "Татарстан Республикасының һәм бөтен илнең үсеше күбесенчә суверенитет, дәүләт иминлеге һәм аның тыныч киләчәге өчен көрәшүче сугышчыларыбызның гамәлләренә бәйле. Бу катлаулы чорда без гражданнарыбызның бердәмлеген һәм тупланганлыгын күрәбез. Депутатларга МХОдә катнашучылар белән эшләгән, хәрбиләрнең һәм аларның гаиләләренең хокукларын яклаган, махсус операциядә катнашучыларга ярдәм иткән, яңа территорияләрдә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерәсем килә. Безнең егетләр мәсьәләләрен хәл итү өчен МХО зонасына сәфәрләрне дәвам итәргә кирәк», - дип белдерде Татарстан Рәисе.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, “Әлмәт таңнары” газетасының якын дусты Азат Фердинанд улы Ягафаровны мәртәбәле дәүләт бүләгенә ия булуы белән кайнар котлыйбыз һәм уңышларының дәвамлы булуын теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа