Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең «Юнармия» сафлары тулыланды

Балалар Юнармия масштаблы патриотик хәрәкәтенә кушылды.

20 июньдә Яр Чаллының «Саулык» сәламәтләндерү лагеренда юнармиячеләргә багышлау узды. Анда палаткалы лагерьда ял итүче балалар катнашты.

Балалар җәяүле комплекслы марафонда «Батырлык сукмагы»нда ярыштылар. Командаларны «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан республикасы буенча филиалы социаль координаторлары, шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар хөкем итте.

Патриотик чараны  «Патриот» үзәге җитәкчесе һәм Әлмәт шәһәре Юнармия штабы начальнигы Евгений Еланский һәм «Форпост» МБУ җитәкчесе Рафис Ямалтдинов оештырдылар.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса