Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә өстәмә автобус һәм троллейбуслар йөри башлаячак

Яңалык 1 июльдән гамәлгә керәчәк.

Әлмәт халкын җәмәгать транспорты хәрәкәте маршрутларында үзгәрешләр көтә. Шәһәрдә 1 июльдән өстәмә автобуслар һәм троллейбуслар күренәчәк. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 8 нче автобус маршруты ("РТС- АЛНАС- мкр Яшьлек-РТС") түбәндәге юнәлеш буенча барачак: туры юнәлештә РТС, Совет, Фәхретдин, Герцен, Ленин, Төзүчеләр, Ватанны саклаучылар проспекты, Сургутская. Кире юнәлештә Сургутская, Ватанны саклаучылар урамнары, Төзүчеләр проспекты, Шевченко, Зарипов, Ленин, Фәхретдин, Совет, РТС .

7В номерлы троллейбус маршруты (СУ – 2 Зарипов-СУ-2) туры юнәлештә бара Геофизик (СУ – 2) РТС, Совет, Сөләйманова, Герцен, Ленин урамнары, Төзүчеләр проспекты, Бигәш, Зарипов урамнары. Кире юнәлештә Ленин, Герцен, Сөләйманова, Совет, РТС- геофизик (СУ – 2).

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса