Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ирле-хатынлы Козичевларның алтын туйлары узды

Әлмәт районы ЗАГСында 26 апрельдә алтын юбилярлар-Виктор Ильич һәм Валентина Владимировнаны хөрмәтләделәр.

Виктор Ильич һәм Валентина Владимировна 1973 елда танышалар. Валентинаның дусты Люба аны Үзбәкстанга кунакка чакыра. Анда Виктор белән Валентина очраша. Очрашулар хатларда дәвам итә һәм тиздән Виктор Валентинага үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим итә.

Туй 1974 елның 26 апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә була. Ташкентта берничә ел яшәгәннән соң алар Яр Чаллыга кайталар, анда бер үк эшкә урнашалар һәм 25 елдан артык эшлиләр.

Виктор һәм Валентинаның ике кызы бар, Людмила һәм Ирина, алар кияүгә чыкканнар. Аларның өч оныгы үсә. Гаилә йорты матур урында төзелгән. Бу йортта алар бөтен гаиләләре белән җыелалар.

 

Фото: ЗАГС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса