Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде

Бу көнне хокукый ярдәм сорап, элекке ирләре алимент түләмәгән балигъ булмаган балалар тәрбияләүче 2 хатын-кыз мөрәҗәгать итте.

5нче март көнне Әлмәт муниципаль районындагы социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.

Анда 1нче адвокат үзәге адвокаты Марина Сергей кызы Җиһангирова, Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәгенең эшкә урнашу бүлеге әйдәп баручы инспекторы Светлана Петр кызы Дементьева, суд пристав-башкаручысы Регина Илмир кызы Сираева катнаштылар.

Бу көнне хокукый ярдәм сорап, элекке ирләре алимент түләмәгән балигъ булмаган балалар тәрбияләүче 2 хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Сораулар алимент түләтүгә гариза бирү һәм бурычлы кешене эзләү тәртибенә кагылды. Барысына да консультация ярдәме күрсәтелде, килеп туган кыенлыкларны хәл итү юллары тәкъдим ителде, аңлатмалар һәм киңәшләр бирелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса