Әлмәт урамнарын кардан чистарталар
Бәйрәм көннәрендә дә шәһәрнең автомобиль юллары хезмәткәрләре эшли.
Ел башыннан явым-төшем күп булды, алар белән теләсә нинди һава шартларында хезмәткәрләр һәм кар җыю техникасы көрәшә.
Шәһәр хезмәте тәүлек әйләнәсе эшли. Ел башыннан ук 6970 куб. метрдан артык кар чыгарылган.
Урамнарны чистарту һәм карны чыгару эше дәвам итә, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа