Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярдәм иттек һәм итәчәкбез

Яңа ел алдыннан әтиләре махсус хәрби операциядә булган балалар янына Кыш бабай зур бүләкләр белән килә.

Яңа ел алдыннан һәрберебез могҗизалар көтә. Бу вакыт һәр кеше тарафыннан күңелле бәйрәм чоры буларак кабул ителә. 

Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбызның, аларның гаилә әгъзалары-ның күңелләрен күтәрү, рухи һәм матди халәтләрен яхшырту максатыннан бик күп игелекле чаралар тормышка ашырыла.


Шушы көннәрдә генә тагын бер уңай яңалык килеп иреште. 

МХО зонасындагы хәрбиләрнең балаларының һәрберсенә билгеле бер маркетплейстан әйберләр сатып алуга 3 мең сумлык сертификатлар тапшырылачак. Шушындый ук сертификатлар яу кырында һәлак булган солдатларның балаларына да биреләчәк. 

Әлмәт җирлегендә район башлыгы инициативасы белән балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар һәм 1-8 нче сыйныф укучылары - барлыгы 40 меңнән артык бала бушлай Яңа ел бүләкләре алачак. Татлы бүләкләрне мәгариф учреж-дениеләрендә бәйрәм чаралары барышында тапшырачаклар. 

Моннан тыш, Әлмәттә «Теләкләр чыршысы» бө-тенроссия акциясе старт алды. Балаларның теләкләре элеп куелган чыршы елдагыча район башкарма комитеты фойесында урнаштырылган. Акциядә игелекле гамәл кылырга теләүче һәрбер кеше катнаша ала. 

Махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеген саклаучы егетләребезгә гуманитар ярдәм күрсәтүнең бер генә көнгә дә туктап торганы юк. Әле күптән түгел Әлмәттән ярдәмнең чираттагысы озатылды. Унбишенчесе - 5 тоннадан артык йөк беренчел кирәк-яраклардан, медикаментлардан, шәхси гигиена чараларыннан, җылы киемнәрдән, азык-төлектән, окоп шәмнәреннән, шулай ук исемле посылкалардан, Яңа ел бүләкләреннән, подразделение машиналары өчен запчастьлардан тора иде. Шәһәр волонтерлары белән беррәттән авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә окоп шәмнәре ясый, оекбашлар, перчаткалар бәйли, токмач кисә, солдатларга җылы кием-салым хәстәрли. «Яңа ел бәйрәмен кыр шартларында, блиндажларда каршы алучы газиз балаларыбыз, туганнарыбыз, якыннарыбыз һәм авылдашларыбыз турында бер генә көн дә исебездән чыгарганыбыз юк. Кулдан килгәнчә ярдәм иттек һәм итәчәкбез», - ди авыл кешеләре.

Шушындый ярдәмгә кушылырга яки акчалата ярдәм итәргә теләге булганнар шулай ук бу изге эшкә кушыла ала.

Яшьләр үзәгендә урнашкан «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабы көн саен 8.00 дән 20.00 гә кадәр эшли. 

Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча кирәкле мәгълүмат алу өчен 8(8553) 26-01-01 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Маскировка челтәрләре үрергә, чимал сатып алу өчен матди ярдәм күрсәтергә дә була.

Яңа елга игелекле гамәл-ләр, уңай уй-теләкләр белән керергә язсын барыбызга да.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса